3 май көнне Мөслим районының төрле авылыннан килгән 50 дән артык пенсионер комфортабельле автобуста Казанга сәяхәт кылдык. Анда Камал театрының яңа бинасына барып Т. Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" музыкаль комедиясен карап, рәхәтләнеп көлеп, позитив энергия алдык.
Ул актерлардагы осталык, ихласлык, пластика! Һәрберсе үз роленең чын остасы, искиткеч талант ияләре! Һәр артист әлеге комедия аша керәшен татарларының этнографик гөреф-гадәтләрен гаҗәеп зур осталык белән күрсәтә алды.
Спектакль караганнан соң Татарстанның атказанган артисты Артур Шәйдуллин безне театр бинасының төзелү тарихы белән таныштырды. Сәхнәләр, залларны күрсәтеп, һәр бүлмәнең функциясен аңлатты, кызыклы фактлар китерде.
Безгә кызыклы сәяхәт оештырган район ветераннар советы рәисе Илгиз Хафиз улы Низамовка, һәрчак ветераннарга кайгыртучан булган, сәяхәтләргә транспорт бирү мөмкинлеген табучы район администрациясенә рәхмәтебез чиксез!