28 апрельда район ветераннар Советының конференциясе узды. Конференцияне ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов алып барды. Анда район җитәкчелеге, совет әгъзалары, авыл җирлекләренең ветераннар Советлары рәисләре һәм ветераннар Советы белән тыгыз элемтәдә эшләүче оешма җитәкчеләре катнашты.
Төп мәсьәләләр Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, тарих битләрен тулыландыру, яшь буынга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү турында булды. Район башлыгы Альберт Хуҗин районда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Конференция эшендә катнашучылар фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр.