Баулының үзәк китапханәсендә “Нечкә хисле батыр йөрәкле” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә оештырылды. Ул Татарстанның сәнгать эшлеклесе, якташыбыз - шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 85 елга багышланды. Анда якташыбызның иҗатын сөючеләр җыелды.
Шулай ук чара барышында Татарстан журналистлар Союзы әгъзасы, Баулы татар халык театры җитәкчесе Сәгыйть Әхмәтҗановның “Күмерләр” китабын тәкъдир итү булды.
Әдәби кичә Рәшит Әхмәтҗановның иҗат баскычлары тарихын үз эченә алды, нәфис сүзләргә, җыр-моңга бай булды.