Лениногорский МР.

24 апреля 2026 г., пятница

Уятмакчы булсаң халык күңелләрен

Тукай атналыгында Лениногорск муниципаль  районы ветераннар Советында “ Җырлыйк әле “  тапшыруы үткәрелде. Анда пенсионерлар өчен Тукай җырлары буенча викторина, аның шигырьләрен сәхнәләштерү күрсәтелде. Халкыбызның “Тәфтиләү”,”Әллүки”,”Бишек җыры”  көйләре яңгырады. Балалар өчен  Г.Тукай сүзләренә язылган “Карлыгач”, “Күбәләк”, “ Туган авыл”, “Пар ат”, “ Бәйрәм бүген” Җырларын табып кына калмадылар, рәхәтләнеп башкардылар да безнең пенсионерларыбыз. 93 яшьлек Сайдашев Наил абыйның “Кышкы кич” шигырен башкаруы күпләребезне шаккатырды.  Уен вакытында җиңүчеләр китаплар белән бүләкләнде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International