Арчабызның "Чишмәкәй" исемендәге 10 нчы балалар бакчасында "Чишмәләр чыңы тынмасын" дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Бик күп еллар "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе булган ветеран укытучы Фәйзрахманова Халидә - балалар бакчасында кадерле кунак. Бу кичәдә ул үзе язган шигырьләрен укыды. Балалар аның шигырьләрен яратып ятлыйлар. Китапханәнең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Абдуллина Дилә дә катнашты.
Ветераннар белән балалар бакчалары арасында дустанә эшчәнлек дәвамлы булсын, үсеп килүче яшь буын күңелендә гореф-гадәтләребезгә, милли йолаларыбызга карата мәхәббәт хисләре уянсын.