Арский МР. Арча районы иҗтимагый советының Иске Чүриле авыл җирлегендә күчмә утырышы

14 апреля 2026 г., вторник

Бүген район иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) Иске Чүриле авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Аларны Иске Чүриле. авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Рамазанов каршы алды һәм авыллардагы халыкка хезмәт күрсәтүче социаль обьектларның эше белән таныштырды. Кунаклар Иске Чүриле чиркәвендә, Иске Чүриледә мәктәптә, балалар бакчасында,  фельдшер-акушерлык пунктында, Иске Чүриле авыл җирлеге бүлмәләрендә, китапханәдә, почтада, Ашабаш авылы клубында, фельдшер-акушерлык пунктында, чишмәсендә, мөгезле эре терлекләрне күпләп асраучы Илдус Кәримов хуҗалыгында, Штерә мәдәният йортында, фельдшер-акушерлык пунктында, китапханәдә, балалар бакчасында, мәчеттә булдылар. Авыл җирлегендә илебездәге  рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча башкарылучы эшләр белән таныштылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International