Азнакаевский МР. Азнакайда «Кызыл канәфер» акциясе башланды

14 апреля 2026 г., вторник

«Кызыл канәфер» хәйрия акциясе старт алды.

«Кызыл канәфер» – хәтер һәм ярдәм символы.

Ел саен үткәрелә торган бу чара, гадәттә, 10 апрельдән башлана. Бу көнне “Тау” яшьләр үзәгендә “Кызыл канәфер” акциясенә старт  бирелү уңаеннан махсус чара узды. Волонтерлар, мәктәп укучылары, җитәкчеләр һәм битараф булмаган һәр кеше әлеге изге эшкә кушылды. Канәферләрне сатуда район һәм шәһәр ветераннар советы һәм яшьләр комитеты аеруча зур ярдәм күрсәтә.

Көмеш волонтерлар акциядә аеруча актив катнаштылар, 68 ветеран Хәйрия ярдәме күрсәтте. Бик зур рәхмәт аларга, – ди район һәм шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова.  

Акциянең төп максаты – ветераннарга ярдәм итү. Чара вакытында җыелган акчалар «Память поколений» хәйрия фондына җибәрелә. Һәр кеше волонтерлардан «Кызыл канәфер» билгесен сатып алып, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә үз өлешен кертә ала.

Волонтерларны акция символикасы белән урамнарда, паркларда. массакүләм чараларда очратырга мөмкин. «Кызыл канәфер» – ул бары тик бер билге генә түгел, ә буыннар бәйләнешен, хәтер һәм рәхмәт хисен чагылдыра.

Азнакайлыларны да бу изге гамәлгә кушылырга чакырабыз. Бергәләп ветераннарга ярдәм итәбез! Акция 22 июньгә — Хәтер һәм кайгы көненә кадәр дәвам итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International