Буинский МР. Садыкова Марьям апага 100 ЯШЬ

6 апреля 2026 г., понедельник

Кайбыч тарихында өченче  100 яшьлек юбилярыбыз .Авылыбызнын Ак әбисе , бер эштәндә курыкмый , иренми , уз акылында , энциклопедия диярсен , нинди сорау булсада тулы жавап биреп утыручы Садыкова Марьям апагада 100 ЯШЬ тулды .

Аны юбилее белән котларга Буа башлыгының беренче урынбасары Фәрид Еремеев,авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова, Буа ветераннар җәмгыяте рәисе һәм ветераннар җәмгыяте рәисе урынбасары Хайдәр  Габдрахманов һәм  Кайбыч башлангыч ветераннар рәисе Дания Вагапова килделәр.

Мәрьям Гали кызының яшьлеге Бөек ватан сугышы елларына туры килә.

Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була. Ул колхозда атлар карый, акоп казый, утын кисә. Шул көннәрне артта калдырып, 8-9 дистә гомер юлын искә төшерсән, әйтерсең лә, бер мизгел генә. Мәрьям апа тормыш иптәше белән ике малай, ике кыз үстерәләр.

Әниебез безне кечкенәдән сүз белән түгел, эшләгән эше белән тәрбияләп үстерде дип искә ала балалары. Әти белән бергә безне тормыш юлына бастыру җиңел булмагандыр аларга. Кызганычка каршы, 13 ел элек әтиебез арабыздан китте.

Безнең әниебез - батыр йөрәкле. Ул безне хезмәт сөяргә, игелекле, туган җанлы булырга өйрәтте. Хәзер дә нәрсә әйтергә теләгәнен күзенә карап аңлыйбыз. Исән генә булсын, безнең аңа бурычыбыз мәңгелек. Әниебезгә олыгайган көнендә бала хәсрәтләре дә кичерергә туры килде. Апабыз Гөлназ вафат булды. Ләкин сабыр йөрәкле, олы күңелле әниебез бу хәсрәт алдында тез чүкмәскә көч тапты. Әниебезнең бүген дә хәтере әйбәт. Кулыннан тәсбихы төшми, эченнән һәрчак дога укый. Авылдашлары аны ярдәмчел, кешелекле, җитез булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр. Әниебезне олуг бәйрәме белән котлап, аңа рәхмәтләребезне җиткерәбез. Яшәү ихтыяҗы кимемәсен, Аллаһы тәгалә алга таба да көч биреп торсын.

Әни, диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет ул дөньяда.

Шатлыкларың булса - уртак була,

Кайгыларың булса - югала!

Син булганда без һәрчак бәхетле!

Балаларың Фәез, Нияз, Рузия һәм оныкларың-оныкчыкларың дип котлауларын җиткерделәр.

 

Совет ветеранов Буинского района

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International