Мәчет каршындагы курсларда укыган шәкертләр өчен бүген көн бик истәлекле һәм шатлыклы булды. Мөхтәсибәтебезнең укыту эшләре җитәкчесе Рая абыстай һәм мөгаллимә Йосыпова Гөлзидә остаз алардан имтихан алдылар. Имтихан билетлары Рая апа Ахуновна төзегән программа буенча иде. Сынау тәмамланганнан соң, Равил хәзрәт Фәйзрахманов шаһәдәтнамәлэр тапшырды, һәрберсенә Коръән бирде. Рая абыстай, имтиханны уңышлы бирүләре белән тәбрик итеп, киләчәккә уңышлар теләде. Равил хәзрәт тапшырган өстәмә бүләкләр куанычлы вакыйганы тагын да ямьләдерде. "Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәребезнең кирәкле булуын, шул белемебез белән гамәл кылуыбызны насыйп итсә иде", - диде ул.