Казан. Рәшит Ваһапов турында спектакль карадык

1 апреля 2026 г., среда

28нче март көнне Казан    шәһәренең бер төркем  пенсионерлары    Габдулла Кариев исемендәге театрда Ренат Харис  әсәре буенча куелган "Умырзая"  спектаклен карадык. Режиссёры- Ренат Аюпов, жанры-   музыкаль  драма. Спектакль татар халкының   бөек җырчысы ,  ТАССРның атказанган һәм халык артисты Рәшит Ваһаповка багышлана.   Пьеса  артист тормышыннан реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган.                                              

Шәһәребезнең бер урамы  Рәшит Ваһапов  исемен йөртә, шуңа күрә дә  тамашачыларның бу бөек шәхес турында күбрәк беләсе килә иде. Рәшит Ваһапов (1908-1962) татар профессиональ эстрада җыр сәнгатенә нигез салучыларның берсе була. Ул  Тубән Новгород өлкәсендә туа, шунда педагогия техникумын тәмамлый, мәктәпләрдә укытучы булып эшли. 1936нчы елда   Мәскәү консерваториясе   каршындагы татар опера студиясенә укырга керә. Аннан Мәскәү  театрларында эшли. 1941нче елда композитор Александр Ключарёв чакыруы буенча Казанга килә һәм  филармониянең солисты булып эшли башлый.  Илебезнең төрле шәһәр-авылларында гастрольләрдә йөри. Спектакльдә гастрольләрдә юлда булган вакыйгалар күрсәтелә, әнисенең үлеме турында хәбәр килә,  үзенең чирләп китүе һәм спектакль ахырында  больницага эләгә.  Рәшит Ваһапов 1962нче елның 14нче декабрендә 54 яшендә уңышсыз операция вакытында вафат була. Спектакльдә  төп рольне Фәнис Кәлимуллин уйнады. Аның башкаруында  Рәшит Ваһапов репертуарындагы   " Рамай", "Рәйхан", "Алсу", "Фирдәвескәй" җырлары яңгырады.  Гастрольләрдә аның төркемендә йөргән музыкант --баянчы Гани Вәлиев, җырчы Җәвәһирә Сәлахова, биюче Зәйтүнә Фаткулова образлары да күрсәтелә. Һәр геройны театр артистлары  зур осталык белән башкардылар. Фәнис Кәлимуллин,Илнар Низамиев(фин туганы) , Энҗе Камалиева( сөт сатучы),   Алия Кәлимуллина һәм башка артистларның уйнавы  тамашачылар  күңелендә озак сакланыр.

 

Рузиля Шаяхметова

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International