Азнакаевский МР. Азнакайда шагыйрә, прозаик Гөлчәчәк Садретдинованың 50 яшьлегенә багышланган кичә узды

1 апреля 2026 г., среда

Азнакайның Мәдәният үзәгендә шагыйрә, прозаик Гөлчәчәк Садретдинованың 50 яшьлек юбилеена багышланган «Иҗатымда дөрли яшәү яме» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Үзенең котлау сүзендә ул азнакайлыларның юбиляр белән бик горурлануы турында әйтте: «Чөнки син җырларың аша Азнакайның матур данын бөтен татар дөньясына таратасың», — диде Марсель Шәйдуллин.

Гөлчәчәк Садретдинова — бик күп хитлар авторы, аның 400гә якын җыры бар. Ул - «Болгар радиосы»ның XIII Милли музыкаль премиясе иясе, «Яңа татар җыры» конкурсы лауреаты, «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчесе, шулай ук М.Хәсәнов исемендәге муниципаль премия лауреаты. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны татар эстрадасының популяр җырчылары башкара.

2021 елдан Гөлчәчәк Садретдинова Азнакайда 67 ел эшләп килүче «Гөлстан» иҗади берләшмәсен җитәкли. Ул 40ка якын иҗатчыны берләштерә. «Гөлстан»чылар бер-берсенең иҗатын тикшереп, аны үстерү өчен киңәшләр биреп кенә калмый, барлык мәдәни, иҗтимагый чараларда актив катнаша, бакыйлыкка күчкән шагыйрьләрне искә алу кичәләре үткәрә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, социаль учреждениеләрдә хәйрия акцияләре оештыра. Әлбәттә инде, юбилей кичәсендә «гөлстан»чылар да сәхнәгә чыгып җитәкчеләренә матур котлау сүзләре җиткерде.

Кичәдә район ветераннар советы рәисе Миләушә Рәшитова һәм ветераннар катнашты. Район ветераннар советы исеменнән Миләушә Рәшитова юбилярга истәлекле буләк тапшырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International