ТНВ телеканалының зур студиясендә «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән яңа масштаблы проектның төшерү эшләренә Арча районы да кушылды! Безнең якташларыбыз, районыбызның данлыклы кешеләре, экранда үзләренең тормышларын, казанышларын һәм талантларын күрсәтәчәк.
Проектның төп максаты – татар телен популярлаштыру, милли гореф-гадәтләребезне, үзенчәлегебезне саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү. Ветеран, шагыйрә Факия Шәрәфетдинова : "Арчабызда барчабыз!" дияргә ярата идем, бүген киресенчә "Шәһри Казаныбызда Арчабыздан барчабыз!" дип үзгәртеп язарга булдым әле, чөнки бүген ТНВ да Арчалар иде", - диде. Райондашларыбызга иҗади уңышлар телибез! Без сезнең белән горурланабыз!