Интернет курынычсызлыгы Россиянең "Белем"җәмгыяте лекторы, "Бердәм Россия"нең иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесенең урынбасары Анатасия Исаева атна саен һәр чәршәбе көнне өлкән яшьтәгеләр өчен төрле темаларга лекция сөйли. Мәсәлән, 18нче мартта хәзерге вакытта иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - интернеттагы ялган (фишинг)сайтлар, фейк аккаунтлар. Кешеләргә төрле уеннар тәкъдим итеп, аларны алдау очраларыннан ничек сакланырга, интернетны куркнычсыз куллану турында яхшы информация алдык. Анастасия Исаева көндәлек тормыштан мисаллар китереп сөйләде, интернет мошенникларына каршы тору юллары, дропперларга эләкмәү, алардан котылу өчен полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Лекциядә алган белемнәр безгә тормышта интернетны дөрес куллануда ярдәм итәчәк.
Рузиля Шаяхметова