Суставлар (буыннар) өчен гимнастика "Бердәм Россия"нең иҗтимагый ярдәм штабына бер төркем өлкән яшьтәге пенсионерлар берничә ел йөрибез. Штабта бу төркем катнашында атнасына ике мәртәбә төрле чаралар үткәрелә. Һәр чәршәбе саен Казан медицина университеты студентлары - волонтёр-медиклар сәламәтлек темасына төрле тематика буенча лекция сөйлиләр, тема буенча материаллар хәтердә калсын өчен слайдлар күрсәтәләр. Өлкән яшьтәгеләр өчен иң борчый торган мәсьәләләрнең берсе - аяк-кулларда суставларның (буыннарның) авыртуы. Шуның өчен бу темага лекция тыңлагач, буын авыруларын кисәтү һәм булдырмау өчен төрле төрдәге гимнастик күнегүләр ясыйбыз. Күнегү төрләрен кабатлап, өйдә дә даими рәвештә гимнастика ясыйбыз. Безнең сәламәтлекне кайгыртып, шундый эш алып барулары өчен волонтёр- медикларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Рузиля Шаяхметова