2026 нчы елның 22 нче мартында Карим Тинчурин исемендәге театрда"Тукта, кода, туй булачак" дигән спектакль- комедия куелды.Безгә, Казан шәһәре Совет районы ветераннарына ,бу спектакльне карарга насыйп булды. Сүз 2 гаилә турында бара, алар аерылышу хәленә килеп җиткәннәр. Ашыгыч рәвештә Айнур белән Рушанияне кавыштырып туй ясамакчы булалар. Бер - берсен якыннан белмәгән яшьләр югалып калалар.Ныклап аралашканнан соң, бер- берсенә карата мәхәббәт уяна.Спектакль туй белән тәмамлана.Бу спектакльдә атаклы актерлар - Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, Гөлназ Науметова һәм башкалар бик күңелле тамаша күрсәттеләр. Казан шәһәре Совет районы ветераннары Совет районы администрациясенә безгә бу тамашаны карарга мөмкинлек биргән өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Хазибика Саляхова