Чистопольский МР. Праздник добра и дружбы.

23 марта 2026 г., понедельник

Нәүрүз ул – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар, булган үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр.Бүген Исләй авылы клубында "Яз сылуы Нәүрүзбикә " исемле бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә килде. Алар көчләрен сынаштылар. Яз кызы -Нәүрүзбикә, төрле уеннар, тәмле сыйлар алып килгән иде. Балалар,кунаклар рәхәтләнеп күңел ачтылар : уйнадылар, ярышларда катнаштылар, тәмле сыйлар белән сыйландылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International