Лениногорский МР. Фестиваль.

23 марта 2026 г., понедельник

«Гаилә»проекты кыссаларында Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе пенсионерлары Халыклар бердәмлеге елы,

Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлап зур күләмдә фестиваль үткәрделәр. Фестиваль Г,Тукайның “Туган тел ”җыры белән башланып китте. Бу чарада Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли ашлары, көнкүреше күрсәтелде. Төрле телләрдә яңгыраган җырлар, шигырьләр, күмәк уенннар районыбызда яшәгән халыкларның дуслыгын ныгытуга ярдәм итте.Бергә булганда, бердәм булганда гына без бөтен авырлыкларны җиңәрбез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International