Кәче авылында яшәүче Зөлфия белән Камил Дәүләтшиннарның алтын туйлары. Котлау тантанасы Арча Загсында булды. Тантананы Загсның өлкән белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина 50 ел бергә яшәгән парга район башлыгының Котлау хатын, бүләкләр тапшырды. Матур котлау сүзләре әйтелде. Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев котлап, бүләк тапшырды. Алга таба да тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын. Котлауларга балаларның, оныкларның җылы теләкләре кушылды.