Юбилей-95 в селе Татар.Багана.
Буген, 9 март конне, авылдашыбыз, тыл хэм хезмэт ветераны Нургатина Кэусэрия Галиэскэр кызы 95 яшьлек туган конен билгелэп утте. Шул унайдан мэдэният йорты хезмэткэрлэре, жирле узидарэ рэисе Заббаров Рафис Ринат улы хэм жирле узидарэ сэркатибе Вафина Лэлэ Ринатовна белэн берлектэ Кэусэрия апаны олуг юбилее белэн тэбриклэп, изге телэклэребезне житкереп кайттык. Кэусэрия апа 1931 елнын 9 мартында куп балалы гаилэдэ 15 топчек кыз булып доньяга килгэн. Тормышлары бик авыр була Кэусэрия апаларнын. Кияргэ кием, туйганчы ашарга ризык та булмый ул чорларда." Яз коне кар эри башлагач черек бэрэнге жыя идек, кычыткан, балтырган чыга башлагач балалар шатлана- шатлана жыеп кайта идек, эни шулардан ашарлык ризык ясап бирэ иде" - ди ул яшь аралаш шул авыр коннэрен искэ алып. "Ачлы туклы яшэсэк тэ тормышны яратып яшэргэ тырыштык ди ул. Беренче класска укырга кергэндэ остемэ дэ, аягыма кияргэ дэ бернэрсэ юк иде, иптэшлэрем белэн бергэ мэктэпкэ бик барасым килде, яланаяк укырга бардым, остемэ каян алганнардыр белмим" - ди. Э сугыш башланганда ана 10 гына яшь була эле. Шулайда олкэннэр белэн бер рэттэн, кырга иген чэчэргэ дэ, урак урырга да туры килэ ана. Жиде класс тэмамлагач кошчылык фермасына эшкэ керэ ул. Э 1952 елда Кострома шэхэренэ китэ хэм текстиль фабрикасына эшкэ урнаша. 1953 елда кияугэ чыга. Ике кыз, ике ул доньяга китерэ ул. Лэкин бер кызы белэн бер улынын гомерлэре кыска була, бик яшьли бакыйлыкка кучэлэр. Костромада матур гына яшэгэндэ тормыш иптэше вафат була,яшэу бик авырлаша, чит жирлэрдэ адашып калмыйк дип ул балаларын алып авылга кайтып топлэнэ. Кошчылык фермасына эшкэ урнаша, пенсиягэ чыкканчы шунда эшли. Пенсиягэ чыккач та 5 ел фермада эшчелэргэ ашарга пешерэ эле ул. Гомере буена хезмэт белэн яшэде, сыерында асырады, печэнен дэ кул белэн чаба иде. Бугенгесе кондэ Кэусэрия апа бик бэхетле картлык кичерэ, кызы Сэрия апа тэрбиясендэ кадер хормэттэ яши. Казан шэхэрендэ яшэуче улы Рамай белэн килене Резедэ дэ энилэренен хэлен белергэ бик еш кайталар. Кэусэрия апанын дурт оныгы, 8 оныкчыгы бар. Бэхет дими ни дисен, купме авырлыклар куреп, шул яшькэчэ житеп, уз аякларында йореп, тулы зихен, камил акыл белэн гомер кичерэ Кэусэрия апа. Без ана бэхет телибез. Аллахы тэгалэ биргэн гомерен сэламэтлек белэн яшэргэ насыйп булсын дигэн телэктэ калабыз.
В церемонии награждения участвовала председатель первичной организации Совета ветеранов сельского поселения ЧМР РТ.