Бавлинский МР. Баулы районы Мортаза авылы ветераннары токмач өмәсенә җыелдылар.

9 февраля 2026 г., понедельник

Илдә махсус хәрби операция башланганнан бирле, безнең Мортаза авыл халкы сугышчыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә. 

6-нчы февраль көнне, "Хатын-кызлар дөньясында" һәм "Сүнмәс йөрәкләр" исемле түгәрәкләренә йөрүче ханымнар изге ниятләр белән мәдәният йортына токмач өмәсенә җыелдылар. 

Эшкә зур җаваплылык белән керештеләр, бу гади азык түгел, ә аналарның күңел җылысы, догалар белән сугарылган күчтәнәч. 

Без әзерләгән токмачлар, егетләребезгә көч-күәт өстәсен, ашлары тәмле булсын дигән теләкләр теләп, бар күңел җылылыгын биреп камыр басып, токмач кистеләр. 

Токмачларны кисеп, киптереп, капларга тутырып, посылка тартмаларына салырга әзерләп куйдылар. Токмачларны чираттагы гуманитар ярдәм белән озатабыз. 

Бар катнашучыларга бик зур рәхмәт! 

Чараны китапханә, мәдәният йорты, Ак калфак һәм Ветераннар Советы оешмалары оештырдылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International