Чистопольский МР. Веселое мероприятие в селе Татар.

13 октября 2025 г., понедельник

Веселое мероприятие в селе Татар.Толкиш.

Табигатьнең иң гүзәл, затлы мәле-октябрь ае башында тормышыбыз терәге булган өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Татар Талкышы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә авылыбызның өлкән буын әби-апалары өчен "Алтын моңнар" дип исемләнгән чара уздырды. Авыл җирлеге башлыгы Мәгъсүм Мәснәви улы һәм сәркатип Рәмзия Әсхәт кызы авылдашларыбызны бәйрәм белән котладылар, матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм төрле уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Килгән кунаклар шаян шигырьләр сөйләделәр, теләкләр теләделәр. Сарсаз авылыннан килгән кунаклар Әлфия белән Расыйхның матур җырлары ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте. Наилә апаның, Хәдимә апаның да моңлы җырлары кунакларны уйларында яшьлекләренә алып кайтты. Ә Тубэн Кама шәһәреннән кайткан кунак-Сания апаның гаҗәеп моңлы "Сары чәчәк" жыры күпләрне елатты. Бәйрәм кунаклары татар халкына гына хас булган моң дәрьясында тибрәлде. Дөрестән дә "Алтын моңнар" кичәсе булды. Мул сый-ризыклар белән чәйләр эчелгәч, апа-әбиләр дәртле бию көйләренә биеделәр, истәлеккә фотоларга төштеләр. Матур теләкләр теләп, рәхмәтләр әйтеп, бик зур канәгатьлек хисләре белән таралдылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International