Көзге матур, җылы көннәр дәвам итә. 10 октябрь көнне Иске Чәчкаб ветераннар советы тәкъдиме белән апалар авылыбыз уртасы буйлап челтерәп аккан дәү Инешебезнең бакчасын чүп үләннәреннән чистартырга җыелды. Яңа утырткан агачлар да, Инешнең чыганак башы капланган корылмасы да, җәй буе үскән чүп үләне арасында калган иде. Эш кораллары апалар кулында үз эшләрен җиренә җиткереп эшләде. Бакча танымаслык булып чистартылды. Рәхмәт безнең тырыш апаларга! Булдырдыгыз!
Иске Чәчкаб авылы ветераннар Советы рәисе Гөлнара Хәйретдинова.