Кайбицкий МР. Музейга экскурсия

13 октября 2025 г., понедельник

Өлкәннәр ункөнлегендә  Иске Чәчкаб авылы ветераннары район үзәгендә урнашкан ,,Кайбыч ягы" музеена экскурсия оештырды. Өлкәннәрне музей җитәкчесе Илдар Шакиров ачык йөз белән каршы алды. Илдар Шакиров музей заллары буйлап һәм ,,Татарстан- тылдагы Җиңү база" күчмә күргәзмә белән кызыклы таныштыру үткәрде. Бәйрәм чарасы үзара җылы мөнәсәбәттә өстәл артында, чәй эчеп дәвам ителде. Фәһия Хәйретдинова, Лилия Хөсәенова музейга бүләк итеп элеккеге чигелгән сөлге, палас сугу җиһазларын тапшырдылар. Килгән кунаклар күңелле һәм яхшы кәеф бүләк иткән өчен музей хезмәткәрләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Иске Чәчкаб авылы ветераннар Советы рәисе Гөлнара Хәйретдинова.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International