Муслюмовский МР. Бильярд буенча турнир.

13 октября 2025 г., понедельник

Өлкәннәр декадасы кысаларында "Яшьлек" спорт комплексында "Ветераннар советының күчмә кубогы"на бильярд буенча турнир узды.

Бильярд турнирының нәтиҗәләре:

1 урында - Мирзанур Мулламөхәмәтов (Симәк)

2 урында - Рәшит Салихов (Мөслим)

3 урында - Фәим Кашапов (Мөслим)

Җиңүчегә район ветераннар советының күчмә кубогы, призлы урын яулаучыларга медальләр, спорт мәктәбенең бүләк-пакетлары тапшырылды. 

Ярышларда катнашучы иң өлкән Рөстәм Шәриповка район Социаль фондының аерым бүләге бирелде. Ул бу бүләкне ярышларда катнашмаса да, жанатар булып килгән спорт сөюче, 85 яше тулып килүче Кузьма Ивановка бирде.

 

https://t.me/officialMuslumovo/7809

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International