Буа шәһәрендә яшәүче Гөлшат апа Хакимова- тыл ветераны, 95 яшендә. Ул инде озак вакыт урын өстендә ята. Бүген Көмеш волонтерлар аны Өлкәннәр көне белән котларга килделәр. Алар аңа музыкаль бүләк әзерләгәннәр. Гөлшат апа да рәхмәтен шигырьләре белән җиткерде һәм безнең белән бергә җырлады. Ул әле һаман газеталар укый, кроссвордлар чишә. Безнең белән янәшә вакытта"АКЧАРЛАК"газетасы да китерделәр.
Совет ветеранов Буинского района