НОВОСТИ


22
января 2026 г.
четверг

Так назвали фольклорную встречу, которую участники ветеранского клуба «Диалог» из Верхнего Услона провели в центральной районной библиотек.

В Мензелинском молодежном центре «Ялкын» состоялось торжественное награждение тех, кто своим неравнодушием и активной жизненной позицией вносит неоценимый вклад в поддержку наших бойцов.

13 января 2026 года В КЦ Сайдаш состоялся ежегодный новогодний бал.

21 января в ГБПОУ «Альметьевский профессиональный колледж» состоялась встреча с ветеранами специальной военной операции.

21 января юноши школы № 15 приняли активное участие в военно-патриотическом мероприятии «А ну-ка, парни!».

Ветераннарны кайгыртып яшәү – ил, республика һәм һәр муниципаль берәмлек җитәкчелеге алдына куелган иң мөһим бурычларның берсе.

Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарының олы юбилейлары уңаеннан, Мәскәү Кремленнән – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган җылы эчтәлектәге хатлар җибәрелә башлауга да дистә елдан артык, әлеге күркәм традиция бүгенге көндә дә дәвам итә. Сугыш чоры дәһшәтләрен, тыл хезмәте авырлыкларын нәзек җилкәләрендә күтәргән балалар, яшүсмерләр бүгенге көндә инде лаеклы картлык яшендәге олуг өлкәннәр, безнең заманның иң олы затлары. Алар хакында тормыш агышларының чал чорында яшиләр дияргә була.

Һәр фасылның үз күркәмлеге булган кебек, кеше гомеренең дә һәр чоры үзгә матурлыкка ия. Ә бер гасырлык гомер сукмагы узган өлкәннәр тормышында исә, үзгә аерым язмыш сынавы да, чиксез тәҗрибә дә, башкаларныкыннан аермалы бәхет-күркәмлек тә бар. Чөнки әлеге өлкәннәребез чын авырлыкның да, чын бәхет-куанычның да тәмен төптән татыган кешеләр.

Бүген, сокланырлык олуг картлык чорына исән-имин килеп җиткән өлкәннәребез сафын Рәйсә Сәмигулла кызы Гәрәева тулыландырды. Районыбызның ихтирамлы ветераны – гомере буе балаларга белем биргән мөхтәрәм укытучыга бүген 100 яшь тулды һәм юбиляр Президент котлавын өченче тапкыр кабул итүгә иреште. Олуг гомер бәйрәме көнне хөрмәтле юбилярга район җитәкчелегенең, авыл җирлегенең һәм район мәгариф идарәсенең истәлекле бүләкләре тапшырылды, ихлас котлаулар җиткерелде. Юбилярны бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, район ветераннар советы рәисе Радик Тихонович Михайлов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллиналар катнаштылар.

Түнтәр авылында туып, хезмәт юлын Субаш мәктәбендә башлаган, соңрак Түнтәрдә белем биргән, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы Пыжмара мәктәбендә укыткан Рәйсә апа мөгаллимлек эше белән беррәттән, балалар күңелендә театрга да мәхәббәт тәрбияли алган шәхес. Шуңа күрә аны укытучы-артист дип атый торган булалар.

Казан шәһәрендә узган иҗади конкурсларның берсендә, җырлап-биеп, жюрины таң калдырган кызга хәтта артистлыкка укырга тәкъдим ясыйлар. Кызганыч, яшь белгечне РОНО җитәкчелеге эштән җибәрми, әти-әнисе дә каршы була. Әмма язмышы андый борылыш алуына беркайчан да үкенми ул. Авыр еллар булса да, үз эшен яратып, ихластан башкара. Бар сәләтен балаларга багышлый, бик күп яшь буынны сәхнәгә алып чыга, ничәмә-ничә нәфис сүз осталары, җырчы-биючеләр, үзешчән актерлар тәрбияли.

Бүгенге көндә акыл камиллеге, зәвыклыгы белән таң калдырган ветеран укытучыга, кызганыч, үзенең балаларын сөю насыйп булмый. Әмма ул бар назын, сөюен, мәхәббәтен укучыларына багышлый. Яшьлегендә яшьнәп эшләгән, һәр мизгелдән тәм табып яшәгән Рәйсә апа картаймыш көнендә ялгыз түгел. Бертуган энесе Галинең улы Айдар гаиләсе апаларын кадер-хөрмәттә яшәтә. Бәхетле тыныч картлыгы өчен ул аларга бик рәхмәтле.

– Бик хөрмәтле булып эшләп яшәдем, тормышымнан бик канәгатьмен. Айдар белән Венера, аларның балалары яхшы булганга картлыгымның да тәмен татып яшим. Рәхмәт аларга, – ди юбиляр.

Мөгаллим булган кеше 60та да, 70тә дә, 90, 100 яшьтә дә - укытучы, зыялы һөнәр иясе булып кала. Илгә игелекле буын тәрбияләп, бүгенге көндә дә үзе белем биргән укучыларының, якыннарының ихтирамын, ихлас тәрбиясен тоеп яшәүче Рәисә Сәмигулла кызына киләчәктә дә имин картлык, саулык-сәламәтлек теләп калабыз!

Торжественное закрытие Года защитника Отечества и 80-летия Победы в Великой Отечественной войне 1941–1945 годов.


21
января 2026 г.
среда

10 января 2026 года пенсионеров Приволжского района пригласили в ГБКЗ им. С.Сайдашева на заключительный концерт рождественского фестиваля "Сонаты Бетховена ".

19 января творческие работники РДК и ДК им. М. Джалиля побывали с концертной программой "Белым снегом" в реабилитационном центре "Берёзка" для людей с ограниченными возможностями здоровья.

Совет Региональной общественной организации ветеранов (пенсионеров) Республики Татарстан продолжает реализацию проекта «Поклонимся великим тем годам». 21 января 2026 года в  г. Нижнекамске состоялся показ литературно-музыкального спектакля «Поклонимся великим тем годам».


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International