Азнакай үзәк китапханәсендә Илдар Батыршинның “Язгы моңнар” дип аталган китабы буенча иҗат кичәсе узды.
Кичәгә аларның гаилә дуслары, классташлары, эшләп чыккан урыныннан хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, “Гөлстанчылар”, ветераннар активы, китапханә хезмәткәрләре, гомумән, шигырь сөючеләр җыелган иде.
Илдар Батыршин шигырь белән пенсиягә туктаганнан соң ныклап шогыльләнә башлый. Ул әле кул остасы да. Агачны уеп төрле җиһазлар ясый, Җырларга да ярата. Гомумән, җитмеш төрле һөнәргә ия. Илдар Батыршинның яңа китабын тәкъдир итү кичәсе һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.