Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабан туе тиздән! Кызылъяр авылында әзерлек эшләре кызу темпта бара: мәйданны төзекләндерәләр, бүләкләр әзерлиләр.
Кичә "Яулык җыю" йоласы узды, анда авыл яшьләре һәм балалар милли киемнәрдә катнашты. Бүләк җыючылар урамнарда ат җигеп, гармун уйнап йөрделәр.
Сабан туе 7 июньдә Ык елгасы буенда узачак. Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов та чыгыш ясаячак.