Чистопольский МР. Юбилей в селе Исляйкино.

25 мая 2026 г., понедельник

Шул көннәрдә Чистай районы Исләй авылында гомер итүче Фәүзия апа Закировага 95 яшь тулды. Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар.

Фәүзия апага да тормыш җиңел генә бирелмәгән. Яшьли ятим калып,тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган,балачак чоры сугыш елларына туры килгән аның .

- Бөек Ватан сугышы минем яшьлегемне урлады. Сугышның газапларын күп күрдек, хәзерге яшь буынга бу афәт килмәсен һәм аны күрергә дә язмасын.. Ул чорда халыкның күргән газаплары, аһ-зарын бергә җыйсаң, җирдән күккә чаклы барып җитәр иде. Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен, – дигән теләкләрен җиткерде тыл ветераны-юбилярыбыз.
Юбилеең белән, Фәүзия апа! Сау-сәламәт бул! Балаларың,онык-оныкчыкларың яратуында әле озак еллар камил акыл,тулы зиһенле булып яшәүләр насыйп булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International