Бавлинский МР. Баулы районы Мортаза авылында гаилә бәйрәме узды.

22 мая 2026 г., пятница

Гаилә көне уңаеннан, Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Баулы шәһәре артистлары берлектә, “Пар балдаклар” дип исемләнгән шоу-тамаша үткәргәннәр. Чарага кунак итеп Мортаза авылының иң күркәм, иң актив, китап сөюче Фәрраховлар һәм Шәриповлар гаиләләре чакырылган. 

Низаметдин һәм Наҗия Фәрраховлар лаеклы ялда, быел Бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр, өч балалары бар. 60 ел бергә кулга-кул тотынышып, бер-берләренә булган тугрылыкны, мәхәббәтне саклап, тормыш сукмаклары буйлап бергә атлаучы Фәрраховлар – данлыклы, үрнәк гаиләләрнең берсе, күп орден һәм медаль ияләре. 

Матур гаилә булып гомер итүче, авылның иң актив, тырыш гаиләләренең берсе булган Рафис һәм Гөлия Шәриповлар быел Фирүзә туйларын билгеләп үтәләр, алты балалары бар. Рафис белән Гөлия икесе дә Кырымсарай авылындагы картлар йортында хезмәт куя, Гөлия бүгенге көндә бала карау буенча ялда. 

Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов гаилә бәйрәменә килгән авыл халкын, кунакларны тәбрикләгән, Фәрраховлар һәм Шәриповларга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырган. 

Чара җыр-бию белән матур итеп үрелеп барган: Баулы артистлары үзләренең сандугачтай моңлы тавышлары, баян моңы белән залда утыручы һәр кешенең күңелен яулаганнар. “Пар балдаклар”ны алып баручы Фәнүзә Айдагулова чараның бизәге булган, аның сөйләгән сүзләре һәр кешенең күңеленә үтеп керерлек булган.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International