Быел "Татар диктанты" белемнәрне тикшерү буенча халыкара акция буларак унберенче тапкыр үткәрелә. Быел ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган һәм Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессының уңышлы проектларының берсе булып тора.
"Татар диктанты" акциясе безнең район территориясендә дә оешкан төстә узды. Бик мөһим, бу чара авыл җирлекләре, китапханәләр, мәдәният учреждениеләре, иҗтимагый ветераннар оешмалары, Бөтендөнья татар конгрессының Буа җирле бүлекчәсе, "Ак калфак" берләшмәсе, район мәдәният бүлеге, мәгариф идарәсе, үзәкләштерелгән китапханә системасы катнашлыгында оештырылды.
Эшләрне тикшергәннән соң, акциядә катнашучыларга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
"Ак калфак" иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Нурия Гайнуллина сүзләренчә, диктант өчен Габдулла Тукайның "Бәхет" әсәре сайланган. Акция шартларына күрә, башта катнашучылар шагыйрьнең "Туган тел" шигырен язганнар. Барлыгы 25 кеше катнашты. Диктант текстын укытучы -ветеран Сария Хәйруллина укыды.
Совет ветеранов Буинского района