Бүген, 20 нче апрельда бер төркем ветераннарыбыз Мөслим туган якны өйрәнү музеенда "Күңелем Тукай белән сөйләшә исемле картиналар күргәзмәсе ачылу тантанасында катнаштылар. Анда Чаллыда иҗат итүче рәссамнарыбыз Мөхәммәтдинов Рият һәм якташыбыз Сираҗиева Сәгыйдәнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган бик эчтәлекле, зәвыклы картиналары урнаштырылган.