Чистопольский МР. Почтенный юбилей в селе Адельшино.

17 апреля 2026 г., пятница

Чистай районы Гаделша авылында яшәүче Рахматуллина Гөлсем Вәлиулла кызын гомеренең күркәм бәйрәме 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Авылыбызның уңган, тырыш күп балалы гаиләсе сугыш ветераны Вәлиулла бабай(1908 - 1969) белән тыл ветераны Бәдигелҗамал әби(1908- 2000) Рахматуллиннар гаиләсендә 5 бала туып үсә. Гайшә апа (1928- 2025) Казанда, Осиново бистәсендә яшәде,Зөфәр абый(1930- 2001)Чистайда яшәде, Рәйсә апа(1933- 2005) Казанда яшәде. Зиннур абый (1939- 1978) авылда яшәде,апасы Гөлсем апа(1936) авылда яши.Гөлсем апа пар канаты Усман абый белән 5 бала тәрбияләп олы тормыш юлына озаттылар.8 онык, 12 оныкчыкка кадерле дәү әни ул Гөлсем апабыз.Яшәү дәверендә Рахматуллиннар гаиләсе уңган, дөньясына булган кешелар булып изге гамәлләр кылып, динебезне хөрмәт итеп, намазлы булып, туганлык җепләрен саклап яшиләр. Өйләре нурлы, хуҗалар кунакчыл булгач туганнардан Рахматуллиннар нигезе гөрләп тора.Санаторийга тиң матур табигатьле Рус ягына урнашкан әлеге нигез магнит сыман үзенә тартып, туганнарны берләштереп, очраштырып яши. Төп нигезне гөлгә күмеп яшәүче Фәргать абый белән Рузалия апага рәхмәтнең зурысы, хөрмәтнең олысы.Гөлсем апа! Сине бик яратабыз. Йөрәгең тулы мәрхәмәт, ак күңелен бары тик яхшылык эшләр өчен яратылган.Сәламәт бул Гөлсем апа!Бүген Гаделша авылы Җирлеге башлыгы Фәрит Халит улы Сабирҗанов белән берлектә авылыбызның ак әбисе, хезмөт ветераны Гөлсем апаны юбилее белән котладык.Әле алда 100 яшен дә каршы алырга язсын! Өлкәннәрнең хәер- догасында яшибез бит барыбыз да.
Юбилеең белән сине, Гөлсем апа! Сәламәт бул! Балаларың, онык- оныкчыкларың яратуында әле озак еллар камил акыл, тулы зиһенле булып яшәүләр насыйп әйләсен!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International