Балтасинский МР.

6 марта 2026 г., пятница

Биредә "Гаилә" милли проекты кысаларында, "Өлкән буын" федераль проектының иң мөһим чараларының берсе буларак, өлкән яшьтәге гражданнарны волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Актив озын гомер» программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Өлкәннәр хезмәт белән ялны бергә алып баралар. Көндезләрен фронтка ашлар, чәйләр әзерләгән апалар кич белән мәдәният йортында рухи азык туплыйлар. 

Ак яулыклы апалар ихластан догаларын укып шифалы чәйләр тутыралар. Бертөркем апалар окоп шәмнәре ясый. Батыр йөрәкле ханымнарның кулларыннан килмәгән эш юк. Парафинын да эретәләр, челтәрен дә үрәләр.
"Үз илебездә бердәм, сабыр булып яши белгәндә, авыр вакытларны имин узарга насыйп булыр. Һәр гуманитар ярдәмне туплаганда безнең дә өлешебез керсен дип тырышабыз",- диләр көмеш волонтерлар. Хезмәтләре өчен олы рәхмәт аларга!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International