Чистопольский МР. Юбилей в селе Тат.Багана.

3 марта 2026 г., вторник

Хөрмәтле авылдашыбыз Гайнуллина Мәсхүдә Шәйхулла кызын чын күңелдән күркәм юбилее бн котлыйбыз! Мәсхүдә апа сабыр , аз сүзле , бик итагәтьле , күркәм кеше. Башкортстанда туып үскән Мәсхүдә апа бн Татарстан егете Илһам абыйны язмыш ерак Кемерово өлкәсендә очраштыра, кавыштыра. Кызлары , мәһәббәт җимешләре Рәйсә бн Роза анда туа. Туган як, туган туфрак тарткач яшьләр авылга кайтып төпләнәләр. Тагын ике кыз һәм бер егеткә гомер бүләк итәләр. әсһүдә апа җиң сызганып колхоз эшендә , яшелчә бригадасында хезмәт куя. Соңрак почтада хезмәтен дәвам итә. Лаеклы ялга хезмәт ветераны дигән мактаулы исем алып чыга. Иңнәренә газет журналлар бн шыплап тулган сумка аскан чандыр гәүдәле Мәсһүдә апа ничә чакрым юл үтте икән? Дистә еллар буена санасаң шактый җыеладыр. Мәсһүдә апа зарланмый , чөнки эшен яратып башкара ул. Бүгенгесе көндә Мәсһүдә апа иң кадерле әни , иң кадерле дәү әни булып гомер итә. Хөрмәтле авылдашыбыз Мәсхүдә апа!!! Олуг юбилеегыз бн чын күңелдән котлыйбыз. Дөньяда һәммә кешегә дә иң мөһиме саләмәтлек. Сезгә сәламәтлек , камил акыл, күңел тынычлыгы, иманлы гомер юлы телибез! Тагын озак еллар балаларыгызга, оныкларыгызга кадерле әни, кадерле дәү әни булып яшәргә насыйп булсын! 


Сезнең тормыш юлы матур тарих
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер -безнең горурлык!!!!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International