Илне туендырган кешеләр...
26 февральдә Мөрәле мәктәбендә Татарстан Республикасындагы "Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы", Кайбыч районында "Хәрби традицияләр, хезмәт һәм мәдәни мирас елы" уңаеннан "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән Батырлык дәресе үткәрелде. Әлеге чарага Мөрәле авылында туып үскән, туган җирендә яшәп, хезмәт итеп, шушы җирдә бәхетен тапкан, бөтен гомерен туган җиренә багышлаган хезмәт батырлары чакырылды. Чараның кунаклары сугыш чоры баласы,ТАССР ның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Сираҗиев Тәлгать Габдрахман улы,Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сибгатов Фәргать Хәлил улы, Хезмәт ветераны, шулай ук сугыш чоры баласы Гыйбадуллин Галим Әхмәдулла улы иде. Чара барышында укучылар аларның тормыш һәм хезмәт юллары белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, матур концерт номерлары күрсәттеләр. Лилия Минһаҗева, Мөрәле авыл җирлеге Ветераннар советы рәисе