Азнакай район ветераннар советы һәр елны 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ворошилов укчысы” бәйгесен уздыра. Ул быел 19-нчы тапкыр уздырылды. Ул ир-ат беренчел ветераннар советы рәисләре, ветераннар активына бер бәйрәм бүләге буларак та оештырыла.
Быел ул политехника техникумында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Ватан сакчылары көне уңаеннан уздырылды. Анда 60 тан артык ветеран – мәргән катнашты. Бәйгедә махсус хәрби операциядән кайткан өч батыр егетебез дә катнашты.
Бәйгене район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул ир-егетләребезне Ватан сакчылары көне белән тәбрикләде.
“Төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбызга, бүгенге көн геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә батырлыклары, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сез – безнең горурлыгыбыз”, – диде ул һәм аларга махсус буләкләр тапшырды.
Аның теләкләренә шәһәр хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов, район-шәһәр ветераннар оешмасы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова, район спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов кушылдылар, уңышлар теләделәр.
Ату нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында 1 урынга Радик Султанов –Тымытык авыл жирлеге ветераннар советы рәисе, 2 урынга Анатолий Спиридонов – Нефть һәм газ чыгару идарәсе ветераны, 3 урынга Атлас Ибрагимов –Митрәй авыл җирлеге ветераннар советы рәисе лаек булдылар.
Хатын- кызлар арасында 1 урынны район ветераннар оешмасы рәисе Миләушә Рәшитова, 2 урынны Мәрзия Булякова район ветераннар советы активисты-волонтер, 3 урынны Гөлнур Садыкова – авыл хуҗалыгы һәм җитештеру идарәсе ветераннар советы рәисләре бүлештеләр. Традиция буенча турнирда җинүчеләр Мактау грамоталарына һәм махсус бүләкләргә лаек булдылар.
Ярыштан соң политехника техникумы ашханәсендә барлык ветераннар тәмле көндезге аш белән сыйландылар.
Барлык ветераннар да оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.