90 яшь – зур, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Авылыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә. Кзыл Ялан авылында яшәүче сугыш чоры баласы Мусина Нәзилә апаның 90 яшьлек юбилее.
Өлкән кешегә күп кирәкмени? Нибары сәламәтлек һәм бераз игътибар гына. Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр: алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр. Зур акылга ия хөрмәтле юбиляр тормыш сөючәнлеге, күтәренке күңел халәте белән аерылып тора.
Татар Талкышы авыл җирлеге сәркатибы Сафина Р.А. белән бергә юбилярны котладык.