Чистопольский МР. День защитника Отечества в селе Тат Багана.

26 февраля 2026 г., четверг

Ватанны саклаучылар көненә Мәдәният йортына Галимов Кирам Гаяз улын һәм Сиразетдинов Марс Мисбах улын чакырдык. Алар бик теләп үзләренең армиядә хезмәт иткән елларын искә алдылар.
Марс абый 1972нче елның 6 маенда матур итеп вечерлар уздырып армиягә китә. Чистайдан да ары узмаган егет Польша шәһәрендә артиллерист- разведчик булып хезмәт итә.Беренче өйрәнүләрен , беренче алты аен Мари АССР да үтә. Армиядә күп нәрсәне күрдем , өйрәндем армиягә барганыма бердә үкенмим ди ул.Хезмәт иткән вакытта Кырымнан яшь солдатлар алырга баруларын, кайткан вакытта өстен башын карап киенеп кайтуларын , сөенче алучылар турында бик кызык итеп искә алды.Армиядә хезмәт итү зур дәрәҗә , армиядә булуым бн бик горурланам мин , яшьләргә дә армиягә барудан курыкмаска , барырга , илне якларгә һәм сакларга кирәк дип сүзен тәмамлады ул.Кирам абый армиягә 1968 елның 29 нчы октябрьендә китә. Авылдашыбыз Нәбиуллин Гүмәр абый бн бергә.Төзелеп кенә беткән Мәдәният йортында армиягә озату кичәсе була. Кирам абыйның солдат хезмәте Коми Республикасында тайгада үтә. Ул зенитно-ракетный войскада хезмәт итә. Ике ел буена бер кая чыкмыйча гел бер урында . Тирә як авыллардан безнең частька концерт куярга килә иделәр ди. Тайгадагы салкынлыктан агачлар шартлап ярыла иде , салкынлык 50-55градус була иде дип искә ала.
Иптәшләребез бн дус тату булдык, командирларыбызда бик әйбәт иде, бергә хезмәт иткән иптәшләремне хәзердә сагынып искә алам диде ул. Кирам абый әтисе Гаязетдин бабайның да16 ел солдат хезмәтендә булуы турында искә алды.Авылдашларыбыз икесе дә үзләренең тормышларын авыл бн бәйләп туган авылда төпләнеп калалар.Кирам абый гомерлек шофёр, Марс абый амбар мөдире, ферма мөдире булып эшли. Гаилә корып , балалар үстереп, инде хәзер онык , оныкчыкларын сөеп, туганнары бн аралашып матур гына яшиләр. Авылыбызның үрнәк гаиләләре.Дөньяларыбыз тыныч булсын , сугышлар туктасын, бергәләшеп дус тату яшәргә насыйп булсын дип изге теләкләрен теләп таралыштылар авылдашларыбыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International