25 нче февраль көнне Кайбыч мәктәбендэ парламент дәресе уздырылды. Быел алар Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган һәм «Фидакяр хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасы астында утте.
Дәресне тарих укытучысы Махмутова А. Р. уткэрде. Дәрес Россия һәм Татарстан гимннарын жырлау белэн башланып китте. Парламент дәресенең махсус кунаклары Кайбыч авылы жирлеге башлыгы Нуретдинова С. И. һәм башлангыч ветераннар советы житэкчесе, депутат, Татарстан Республикасының атказанган медицина хезмәткәре Вагапова Д. С. булдылар. Дэрес бик матур теманы яктыртты. Батырлык нэрсэ ул? Кемнэр алар фидакяр һәм хәрби хезмэт батырлары? Батырлыкны кемнәр эшли ала? Батыр булу өчен нәрсә кирәк?Кунакларыбыз авылыбыз җирлегендә яшәгән, яшәуче сугыш ветераннары, локаль сугышта катнашучылар, тыл ветераннары турында бик матур итеп чыгыш ясадылар. Укучыларга узлэренең матур кинәшләрен бирделэр. Дәресебез " Мин яратам сине, Татарстан" жыры һәм истәлекле фотога тошу белэн тәмамланды.
Совет ветеранов Буинского района