17 февраль көнне, Гаилә белән уку китапханәсендә, «Хәерле кич» клубы әгъзәләре белән, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукай дөньясы – мәңгелек шигърият көзгесе» исемле кичә уздырылды. Клубыбызның актив әгъзәсе Фәүзия Габбас кызы Гәрәева бик тәфсилләп Тукай иҗатында бүгенгесе көндә бик актуаль булган мәгариф, тормышта хатын-кыз роле, милләтне үстерү турында сөйләде, мәгърифәтле хатын-кызларга, мөслимәләргә сокланып язган шигырьләрен укып китте.
2015 елның 19 августында басылып чыккан «Яшел Үзән» гаҗитендә Габдулла Тукай белән якыннан аралашу бәхетенә ирешкән зыялылар арасында Мулла Иле авылы кешесе Гыйззәтулла Хәйрулла улы Галиәкбәров (1885-1911) турында да сөйләп үтте.
Клуб әгъзәләре актив фикер алыштылар, Тукайның шигырьләрен укыдылар. Кичә бик эчтәлекле, күңелле узды.
17 февраля Библиотека семейного с членами клуба семейного общения «Добрый вечер» провела поэтическую гостиную «Тукай дөньясы – мәңгелек шигърият көзгесе», посвященную 140-летию со дня рождения Габдуллы Тукая. Главной темой для обсуждения послужили взгляды поэта на образование, роль женщины, развитие нации, очень актуальные для дня сегодняшнего и остаются современными даже спустя 140 лет, темы, которые Тукай считал фундаментом для прогресса нации. Такие встречи помогают не просто почтить память классика, но и переосмыслить его наследие в контексте сегодняшнего дня. Настоящее «зеркало вечности», в которое полезно заглянуть каждому.