21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Салих авыл китапханәсендә ул уңайдан халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт,горурлык хисләре,телебезнең сафлыгын, матурлыгын чагылдырган "Туган телем -иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем"-дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде.
Китап укучыларга туган телебез турында халкыбызның җыелып килгән мәкальләре һәм язучыларыбызның туган телебез турындагы әйтемнәр, канатлы сүзләре тәкъдим ителде.туган телебез турында мәкальләр төзелде,шигырьләр укылды