1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез.
Хөрмәтле әфганчылар! Сез, яшь гомерегезне куркыныч астына куеп, ут эченә кердегез. Бүген дә сез батырлык һәм бердәмлек үрнәге.
Сезгә безнең иң зур хөрмәтебез! Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез. Ходай бәхетле,имин тормыш бирсен! Рәхмәт сезгә
В селе Нарат.Елга своих односельчан поздравили сотрудники сельского дома культуры совместно с председателем первичной организации Нарат.Елтанского сельского поселения ЧМР РТ