Бавлинский МР. Баулыда "Мөнәҗәтләр һәм бәетләр"фестивале узды.

16 февраля 2026 г., понедельник

Фестивальне Ак калфак оешмасы район мәдәният йорты ярдәме белән әзерләде.

Фестиваль Баулы районы имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов чыгышы белән башланды.

Баулы шәһәре һәм район авылларыннан килгән мөнәҗәтчеләр катнашып, дипломнарга ия булдылар.

Шалты авылыннан Наҗия ханым Гыйльфанова, Фәүзия ханым Канипова, Нәзифә ханым Сәяхова, Яңа Чүте авылыннан Фәнзия ханым Галләметдинова, Баулы шәһәреннән Сәвия ханым Низамова, Зәйтүнә ханым Ибраһимова, Фәүзия ханым Кәримова әйткән мөнәҗәтләр фестиваль бизәге булдылар. Төрледән- төрле, борынгы һәм яңа мөнәҗәтләр күңелләрне сафландырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International