Азнакай районы ветераннар Советының лекторлар группасы №7 мәктәптә Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлап «гомерем минем моңлы бер җыр иде,үлемем дә яңгырар җыр булып”, - дип аталган батырлык дәресе үткәрдек. Мәктәпнең 7 һәм 9 сыйныф укучылары игътибар белән тыңладылар, Муса Җәлилнең тормышына, иҗатына, батырлыгына кагылышлы сорауларга жавап бирделәр. Алар алдында районның ветераннар советы рәисе Миләушә Рәшитова, районның “Маяк” газетасы редакциясенең ветераннар советы рәисе Нәсимә Камалеева һәм НГДУ ның ветераннар Советы рәисе Илдар Сәмигуллин чыгыш ясады. Балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә балалар белән эш алга таба да дәвам итәчәк. Безне бик жылы каршылаган №7 мәктәп житәкчеләренә һәм Фирүзә Фәниловнага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.