Гасырлардан гасырларга килә,
Халкыбызның гореф-гадәте.
Чал тарихлы олуг мирасыбыз-
Бизәү төре - чигү сәнгате.
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.
Үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм кул эшләре белән танышуны мөһим дип санап, авылдашыбыз Тәскирә апа Ахметзяновада "Серле энә"(Волшебная иголка)исеме астында мастер-класс үткәрдек.Ул безгә түбәтәй,калфак тегү-чигүнең барлык нечкәлекләрен аңлатты,күрсәтте.
Әби-әниләребез традицияләрен дәвам итүче,инде онытылып баручы шөгельне үз иткән Тәскирә Әхәт кызының кул хезмәтләре барысыда күз явын алырлык.Үз куллары белән гүзәллек тудыручы Тәскирә апаның эшләгән һәр эйберендә аның күз нуры,кул җылысы,күңел матурлыгы саклана.