Якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 9 февральдә 88 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан аның туган авылы Кызылъярдагы музей-йортында әдипне искә алу кичәсе узды.
Чарага Фәнис Яруллин белән якыннан аралашкан кешеләр, әдипнең туганнары, авылдашлары, иҗатын сөючеләр, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре җыелды. Кичә Фәнис ага турындагы якты истәлекләр, аның шигырьләре белән үрелеп барды. Очрашуга туганнары Зәйтүнә Нуретдинова белән Нәдия Рәхмәтуллина да килүе нур өстенә нур булды.
Фәнис Яруллинның туган авылында музей-йорт ачуда башлап йөргән, аның белән җитәкчелек иткән Сиринә Вәлиева, Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Мохтар Афзалов, ветеран укытучы Әнисә Биктимерова, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина, оешманың актив әгъзасы Ләйлә Гафиятуллина, Фәнис Яруллинның авылдагы күршесе Мөслимә Хәмитова да җылы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Чыгыш ясаучыларның барысы да Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарның шаян телле, бик кунакчыл булуларын искә алдылар, Кызылъярдагы музей-йорт хезмәткәре Гүзәлия Газизуллинаның язучының иҗатын халыкка җиткерүдә, истәлеген кадерләп саклауда зур эш башкаруын билгеләп үттеләр.
Җылы очрашу ахырында якташлары, туганнары әдип рухына дога кылдылар, истәлеккә фотога төштеләр.