Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы, ак күңелле Гөлсинә әбинең авылдашлары,туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызлары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик канәгать әбекәй. Үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән Буа муниципаль районы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты рәесе Сиринә Нуртдинова, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Вагапова Дания һәм үзәк хастаханә җитәкчесе Рөстәм Самерхановны үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды Гөлсинә апа.
Ильясова (Галимова) Гөлсинә Вафа кызы 1936 елның 5февральдә Кайбыч авылында колхозчы гаиләсендә туган. Балачагы шушы авылда үтткән һәм беренче башлангыч белемен дә Кайбыч авылында ала.
-Балачагым сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. Шулай булса да әнием мине укытырга тырышты. Мин 1952 елда авылда жидееллык мәктәпне тәмамланганнан сон, Буага М.Н. Вахитов исемендәге мәктәпнең VIII классына укырга киттем. Унеллыкны тәмамлап, 1957 елның 1 августында юллама белән Чүпрәле районына эшкә кайттым. Анда мине мед. пункт мөдире итеп Иске Кәкерле авылына билгеләделәр. Эш күп, авырулар күп, хәлдән тая идек. Өйне, авылны сагындыра. Ул вакытта хәзерге кебек автобуслар юк. Җәяү йөрергә кирәк иде. Елга бер отпускка гына кайтып булды. Шулай да кызык иде яшь чакта. Ләкин миңа анда озак эшләргә туры килмәде.
1971 елда икенче кызым Сиринәне алып кайттым.1961-1962 елларда авырдым, дәваландым. Эшемне яраттым, кешеләргә ярдәмем тисен дип эшләдем, бүгенге эшне иртәгәгә калдырмаска тырыштым. Шуңа күрә авылдашларымның хөрмәтен казандым. Җитәкчеләр дә күрделәр тырышлыгымны. Күп кенә мактау кәгазьләре, дипломнар бирделәр, рәхмәт хатлары җибәрделәр- дип сөйләде Гөлсинә апа.
1971 елда I категорияле фельдшер ,1974 елда "ударник коммунистического труда",1975 елда "победитель соцсоревнование" ,1978 елда "мастер золотой руки" грамотасы һәм "лучший фельдшер района" дигән диплом,1981 елда "за трудовые отличие" медале,1983 елда "Ударник коммунистического труда" ,1986 елда "Знак почета" ордены,1989 елда "Ветеран труда" медале,ягүни шундый бүләкләр белән эшен билгеләгәннәр.
Килгән кунаклар,Хөрмәтле Гөлсинә Вафа кызы, үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, районыбыз икътисадын үстерүгә куйган хезмәтегез яшь буынга үрнәк өлге булып торасыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез, - дип шәхси котлавларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Совет ветеранов Буинского района