Азнакай районы.Ягъфар Зөфәр улы һәм Асия Исмәгыйл кызы Шәйдуллиннар 50 ел бергә тормыш итуләрен бәйрәм иттеләр

4 февраля 2026 г., среда

Нәкъ 50 ел элек 1976 нче елнын 30 нчы гыйнвар көнендә Ягъфар Зөфәр улы һәм Асия Исмәгыйл кызы Шәйдуллиннар кулга кул тотынып яңа уртак тормышка аяк бастылар.
Бергә үткән һәр көн – ул бер бәхет, бер шатлык. 50 ел эчендә күпме сынауларны бергә узып, бер-берегезгә терәк булып яшәдегез. Сез – чын мәхәббәтнең, саф хисләрнең гүзәл үрнәге.
Яшьлек дәртен саклап, тормыш юлында гел алга атладыгыз. Балалар үстердегез, аларга белем бирдегез, оныкларга кадерле әби-бабай булдыгыз. Һәрберегезнең күңеленә җылылык, яктылык өләштегез.
Бүген дә, 50 ел элекке кебек, күзләрегез шатлыктан балкый, йөзләрегездә елмаю уйный. Сез – чын мәгънәсендә бәхетле пар. Алга таба да сәламәт булып, бер-берегезне сөендереп, озын-озак гомер кичерегез.

Район ветераннар советы рәисе Миләушә Рәшитова  куркәм юбилейлары беләэн котлап  ин изге телэклэрен юллады.
Яңа көн, яңа еллар сезгә шатлык, куаныч алып килсен. Йортыгызга иминлек, күңелләрегезгә тынычлык иңсен. Мәхәббәтегез мәңгелек булсын!
Бәйрәмегез мөбарәк булсын, Ягъфар абый һәм Асия апа!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International