Бүген авыл мәдәният йортында полициянең участок инспекторы Ильварт Ирек улы Мазгутов белән очрашу булып үтте. Ул үзенең чыгышында террористлар, мошенникларның тозагына эләгүчеләр, нинди хокук бозулар һәм җинаятьләр белән еш очрашырга туры килүе турында сөйләде. Мошенникларның тозагына эләкмәү өчен үзенең төпле киңәшләрен бирде.
Сүз балигъ булмаган үсмерләрнең, алар арасындагы тәртисезлекләр артуы турында барды. Инспектор әти-әниләрне хокук бозуларга китерергә мөмкин булган аңлаешсыз гамәлләрдән сакланырга чакырды. Законнар белән таныштырды. Административ хокук бозуларга юл куймаска өндәде.